RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 10:53
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Август » 8 » Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 44 процентка үтәлгән.
Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 44 процентка үтәлгән.
Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 44 процентка үтәлгән.
2020 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 1066 объектта эш планлаштырылган, бүгенге көндә эшләрнең 44 проценты үтәлгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Шулай ук быел 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. 6 августка 29 объектта эшләр бара, калганнары куллануга әзер. Эшләр өч коррекцион мәктәптә һәм 64 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә дәвам итә (план буенча 87 объект, 23 объектта эш тәмамланган).

Ике ресурс үзәгендә, ике яшьләр үзәгендә, дүрт балалар сәламәтләндерү лагерендә, өч стационарда, җиде сәламәтлек саклау объектында, 17 мәдәни объектта, бер мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениесендә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы бер мәгариф учреждениесендә, тугыз социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, дүрт муниципаль архивта, ике урманчылык бинасында һәм Башкарма комитетның 12 бинасында капиталь ремонт тәмамланган.

Авыл хуҗалыгы объектларына килгәндә 70 сыер абзарында, 71 ындыр табагында, 25 машина-трактор паркында, бер яшелчә-бәрәңге саклагычта, 37 ветеринария берләшмәләре биналарында һәм авыл хуҗалыгы идарәләрендә, ике кошчылык фермасында, өч ат фермасында капиталь ремонт тәмамланган.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7806 | Добавил: news | Рейтинг: 1.0/1
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.