RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 13:55
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 5 » Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган.
05.05.2020tatar-inform.ru
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган.
Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Аларның 29ы хастаханәгә озатылган, 62се өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — дип ачыклык кертте ул.

Шул ук вакытта, Галимова сүзләренчә, ике кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 89 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның алтысы — балигъ булмаган, тугызы — 18-30, 41е -30-50, 22се — 50-60, тугызы — 60-70, өчесе — 70-80, берсе 80-90 яшь аралыгында.

Иң күп очраклар Казанда (52 кеше) һәм Чаллыда (9) ачыкланган. Моннан тыш, Арча, Биектау һәм Тукай районнарында — дүртешәр, Буа, Лаеш һәм Питрәч районнарында — икешәр, Алексеевск, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама һәм Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 1208 очрагы ачыкланган. Бер көн эчендә 19 кеше (барлыгы — 164) терелгән, дип искәртте Лилия Галимова.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8079 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.