Татарстанда коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган.
21.04.2020tatar-inform.ru

Татарстанда Казан һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук 10 муниципаль районда Covid-19 коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
«10 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 40 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.
Аларның унтугызы 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта, уналтысы 50дән 60 яшькә кадәр.
«Инфекция йоктыручыларның 95 проценты чирне авырулар белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу турыдан-туры элемтәләрне киметүнең әһәмияте хакында сөйли», — дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Торак пунктлар арасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында Чаллы шәһәре (16 очрак) беренче урында, икенче урында — Казан (11 очрак). Моннан тыш, Теләче районында — җиде, Чүпрәле районында — дүрт, Сарман районында — өч, Әлмәт һәм Лаеш районнарында — икешәр, Мамадыш, Тукай, Алексеевск, Кукмара һәм Балтач районнарында берәр яңа очрак ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 280 очрагы теркәлгән. 36 кеше терелгән.

- Дар "Чаянистов" музею Гашека
- Ремень безопасности на автобусах
- Разбуди в себе миллионера
- Яго родилось в нашем городе
- В слове «МЫ» - сто тысяч «Я»!
- Медицинские работники подвели итоги своей деятельности за 2009 год
- И селу нужен профсоюз
- Давайте дружить домами
- Бугульма против СПИДа
- Госэкзамен пошел на попятную?