RSS канал
Среда, 08.05.2024, 03:15
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 4 » Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кертелгән.
Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кертелгән.
Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кертелгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган, 50-60 яшь һәм 60-70 яшь аралыгында алтышар очрак теркәлгән.

26 очракның ундүрте Казанда. Буа, Югары Ослан һәм Лаеш районнарында – икешәр, Биектау, Минзәлә, Яңа Чишмә, Саба һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7337 очрагы теркәлгән, 6266 кеше (шуларның 26сы – узган тәүлектә) терелгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә бер тәүлек эчендә ачыкланган авырулар саны май аеннан алып беренче тапкыр 10 мең кешедән артып киткән. Татарстанда үсеш темплары иң түбәне – 0,4 процент.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8141 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.