RSS канал
Понедельник, 13.07.2020, 16:22
Главная » 2020 » Май » 25 » Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы расланды.
Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы расланды.
Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы расланды.
Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагын ачыклаган. Аларның 2се генә читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«12 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 50се өйдә дәвалана. Аларда — авыруның җиңел яки симптомсыз формасы», — дип хәбәр итте Галимова.

Зарарлану очракларының күбесе Казанда — 28 һәм Чаллыда — 10. Өченче урында — Тукай районы, анда 4 зарарлану очрагы расланган.

Диагностика башланганнан бирле Татарстанда Covid-19 авыруының 2849 очрагы теркәлгән, шул исәптән 1959 кеше әлеге авырудан дәваланган.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 150 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.