RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 07:29
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 1 » Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы расланды.
Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы расланды.
01.05.2020tatar-inform.ru
Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы расланды.
Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирус авыруының 71 яңа очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Унбер кеше хастаханәгә урнаштырылды, 60 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы)», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, Галимова сүзләренә караганда, алты очрак читтән кертелгән, 65 авыручы элек инфекцияләнгән кешеләр белән элемтәдә булган.

Авыучылар арасында 11 балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькәчә - 13 кеше, 30дан 50 яшькә кадәр - 17 кеше, 50дән 60 яшькә кадәр - 16 кеше, сигезе — 60тан 70 яшькә кадәр, дүртесе — 70тән 80 яшькә кадәр һәм икесе — 80тән 90 яшькә кадәр.

Казанда - 28 кеше, Яшел Үзән районында — 11, Яр Чаллыда — 7 һәм Әлмәт районында — 6 кеше ачыкланган.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8351 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.