RSS канал
Вторник, 11.08.2020, 21:34
Главная » 2020 » Июль » 19 » Татарстанда коронавирусны дәвалау өчен кан плазмасы булдырылды.
Татарстанда коронавирусны дәвалау өчен кан плазмасы булдырылды.
Татарстанда коронавирусны дәвалау өчен кан плазмасы булдырылды.
Татарстан Covid-19 инфекциясе белән авырган кешеләрнең кан плазмасына кытлык кичерми. Кан плазмасы Covid-19 белән хәзер авыручылар өчен кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Бу плазма пациентларның бик тар сегментына кирәк. Кирәк булган җирдә без аны башкарабыз. Запас булдырылды», - дип искәртте спикер.

Жаворонков аңлатканча, коронавируска антитәнчекләре булган дәваланган пациентларның кан плазмасы Covid-19 инфекциясен дәвалаганда панацея булып тормый, шулай да аңа мохтаҗ пациентлар өчен Республика кан үзәге трансфузия өчен запас булдырган.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда коронавирусны дәвалау өчен кан плазмасы җитмәвен хәбәр иткән иде. Кемнең кан плазмасы доноры була алуы турында тулырак Sntat порталыннан укыгыз.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 376 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.