RSS канал
Суббота, 27.04.2024, 08:18
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 16 » Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда яшәүче 1955 елда туган хатын-кызны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән китергәннәр. Хатын-кызның хроник авырулары кискенләшү сәбәпле, хәле начарланган.

«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсеннән ачыкланган», —  диделәр матбугат хезмәтендә. Авыруда коронавиурс инфекциясе булуы ачыкланган.

1963 елда туган хатын-кызны Казанның 7нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китергәннәр. Пациентның җитди хроник авырулары булган. Лаборатория тикшеренүләреннән соң аның коронавирус инфекциясеннән үлүе ачыкланган.

16 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 70 кеше үлгәнлеге теркәлгән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7922 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.