Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.
02.10.2020https://tatar-inform.tatar
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше, ә барлыгы 78 кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанда яшәүче 1961 елда туган ир-атны коронавиурс инфекциясе диагнозы белән Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ике яклы пневмония авыруны катлауландырган, шулай ук хроник авырулары кискенләшүе дә сәламәтлеген начарайткан.
«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чаллыда яшәүче 1932 елда туган хатын-кыз коронавирустан үлгән. Аны ике яклы пневмония белән Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Пациентның йөрәк-кан тамырлары сстемасы авырулары да булуы билгеле. Үлем сәбәбе шулай ук лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә ачыкланган.