RSS канал
Вторник, 16.04.2024, 15:45
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Ноябрь » 14 » Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1958 елда туган ир-ат ике яклы пневмониядән хәле катлауланган килеш коронавирус белән хастаханәгә салына. Хроник авырулары булган.

1984 елда туган хатын-кыз пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелә. Хәле хроник авырулары кискенләшүе халәтендә начарланган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә хәбәрдә.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 121 үлем очрагы теркәлгән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7797 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.