Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды.
09.10.2020https://tatar-inform.tatar
Татарстанда коронавирустан тагын ике пациент вафат булды. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вафат булган пациентның берсе — 1963 елгы хатын-кыз. Аңа «коронавирус инфекциясе» диагнозы куеп, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә вакытлыча инфекцион госпитальгә җибәрәләр. Пациентның хәлен пневмония, шулай ук хроник авыруларның кискенләшүе катлауландырган.
«Үлем сәбәбен патолого-анатомия экспертизасы расланган. Вирус идентификацияләнгән», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Шулай ук Казанда яшәүче 1966 елгы ир-ат та вафат булган. Аңа ике яклы пневмония диагнозы куялар һәм Республика клиник инфекцион хастаханәсенә алып китәләр. Матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, пациентның йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырулары булган. Үлем сәбәбен шулай ук лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә ачыклаганнар.
8 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 83кә җитте.