Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды.
18.10.2020https://tatar-inform.tatar
Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусыннан вафат булды. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясе корбаннары саны 98гә җитте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Вафат булучыларның берсе — Казанда яшәүче 61 яшьлек ир-ат. Аны пневмония диагнозы белән хастаханәгә салган булганнар.
«Коронавирус инфекциясе лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шулай ук 1963 елгы хатын-кыз да коронавирустан вафат булган. Аны да пневмония диагнозы белән хастаханәгә яткырганнар. Хроник авырулар кискенләшү аркасында пациентның хәле начарланган. Covid-19 инфекциясен патолого-анатомия экспертизасы ачыклаган.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә июнь аеннан башлап республикада беренче тапкыр коронавирусның кырыктан артык яңа очрагы ачыкланды. Шуңа да карамастан, Татарстан авыручыларның тәүлеклек үсеше иң аз булган Россия төбәкләре өчлегенә керә.