RSS канал
Вторник, 19.03.2024, 10:42
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 28 » Сентябрьдән бирле Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 авыруы ачыкланган.
Сентябрьдән бирле Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 авыруы ачыкланган.
Сентябрьдән бирле Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 авыруы ачыкланган.
Беренче сентябрьдән Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 

«Уку елы башланганнан бирле укытучылар арасында яңа коронавирус инфекциясенең 111, укучылар арасында 37 очрагы теркәлгән», — диде спикер.

Шулай ук республиканың 23 студентында да коронавирус диагнозы расланган.

Республика ведомство җитәкчесе урынбасары, гомумән алганда, мәгариф оешмаларында авыручылар саны гомуми структурада нибары 8 процент тәшкил итә, диде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7699 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.