Татарстанда кырау төшү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде.
04.09.2020https://tatar-inform.tatar
Татарстанда кырау төшү сәбәпле, агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
5-6 сентябрьдә төнлә республика территориясендә кырау төшәргә һәм һава температурасы -2 градус булырга мөмкин.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге Идел буе округында сентябрьдә һава торышы нормадан җылырак, әмма бертөрле булмаячак, дип фаразлаган иде.