Татарстанда онлайн-режимда «Кызыл канәфер» истәлек акциясе башланды.
20.05.2020tatar-inform.ru

Акциянең максаты - «Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм» девизы белән онлайн-маркетплейс, ретейл-партнер һәм волонтерлык оешмалары аша истәлекле значокларны сату.
Значокларны сатудан кергән акчалар ел саен ил ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә. Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытлыча чикләүләргә карамастан, фонд дарулар китерүдә, дәвалануда һәм реабилитацияләнүдә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
«Кызыл канәфер» значокларын гвоздика.рф сайтында, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә онлайн сатып алырга була. «Җиңү волонтерлары» һәм «көмеш» волонтерлар чикләүләр бетерелгәннән соң җәмәгать урыннарында, шулай ук Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда значоклар таратачак.
«Кызыл канәфер» значоклары ныклы металлдан ясалган. Аларны сатып алу өчен акция партнерларының тулы исемлеген гвоздика.рф проекты сайтында карарга була.
- Конфеты-букеты... за 50 тысяч
- Всегда рады
- В Казани за убийство и покушение на убийство будут судить бугульминца
- Победа в конкурсе "Шрингара"
- В слове «МЫ» - сто тысяч «Я»!
- Истории войны наглядные уроки
- Не забывается такое никогда
- Заслуженный лесничий
- Движение на татарстанском участке трассы М5 парализовано
- Бугульминцы идут в малый бизнес

