Татарстанда сәүдә үзәкләре, матурлык салоннары һәм шифаханәләрнең эше туктатылды.
30.03.2020bugulma-tat.ru

28 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстанда сәүдә объектларының һәм төрле хезмәтләр күрсәтү объектларының эш тәртибе билгеләнде. Республиканың оператив штабы бу уңайдан белешмәлек таратты.
Азык-төлек кибетләре, шулай ук сәнәгать товарлары кибетләре, 100 квадрат метр мәйданлы кәрәзле элемтә салоннары (милекчеләр вакытлыча ябылу турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә ала), шулай ук 100 квадрат метрдан артык мәйданлы азык-төлек товарлары кибетләре эшләвен дәвам итә.
Даруханәләр һәм азык-төлек секцияләре яки сәүдә үзәкләрендәге бүлекләр, шиномонтаж, автозаправка станцияләре, юу урыннары (җәмәгать туклануыннан башка), юл-транспорт һәлакәтләре вакытында иминият комиссарлары, махсус балалар туклану кибетләре, зоокибетләр, сәүдә үзәкләрендә булмаган даруханәләр, шулай ук киосклар һәм павильоннар эшләрен туктатмый.
Кафе һәм рестораннар клиентларны утыртмыйча гына, ризыкны чыгарып бирү яки заказ белән өйгә илтү, шулай ук АЗС, автовокзал, аэропорт һәм тимер юл вокзалларында кафелар аш-суны чыгарып бирү буенча гына эшлиләр. Автосервислар яңа заказлар кабул итми, әмма ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Кунакханәләр һәм отельләр бары тик командировкага килүчеләр өчен генә ачык.
Шәхси медицина үзәкләре, шәхси һәм дәүләт стоматология клиникалары, ветеринария клиникалары ашыгыч ярдәм генә күрсәтә ала.
100 квадрат метрдан артык мәйданлы сәнәгать товарлары һәм кәрәзле элемтә кибетләре, күңел ачу үзәкләре, кинотеатрлар, фудкортлар, матурлык салоннары, сәүдә үзәкләрендә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә маникюр салоннары, автосалоннар, спа-салоннар, мунча, сауна, косметика һәм массаж салоннары, солярийлар үз эшләрен туктата.
Кинотеатрлар, кальян, азык-төлек һәм сәнәгать ярминкәләре, аквапарклар ябыла.
«Шифаханәләр алдан рәсмиләштерелгән килешү буенча хезмәт күрсәтүне тәмамлый, яңа килешү төземиләр», – диделәр оператив штабта.

- Перерасчеты не в пользу жильцов
- И угостили кнедликами
- Вагон-музею исполнилось 5 лет.
- От князя Игоря до маршала Жукова
- Родительская конференция "Защита прав и достоинств ребенка"
- "Здесь русский дух,здесь Русью пахнет."
- Пообещали - сделали
- Восемнадцатилетняя цыганка торговала героином
- Запрячьте ваши веники
- Прогимназия "подросла" на этаж