RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 23:01
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 26 » Татарстанда сентябрь ахырына кадәр коры һәм җылы һава торышы сакланачак.
Татарстанда сентябрь ахырына кадәр коры һәм җылы һава торышы сакланачак.
Татарстанда сентябрь ахырына кадәр коры һәм җылы һава торышы сакланачак.
Берничә көн элек Татарстанга килгән коры һәм уртача җылы һава торышы республика территориясендә сентябрь ахырына кадәр сакланачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Әбиләр чуагы төбәктә көчле көнбатыш антициклоны аркасында урнашкан. Ул «Атлантиканың дымлы һава массалары континентка тирәнтен үтеп керүгә киртә була һәм безнең территориядә уңайлы һава торышын тота», — дип аңлата синоптиклар.

26 һәм 27 сентябрьдә ял көннәрендә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә һава температурасы 4-9 градус, республика көнчыгышында +1дән +6 градуска кадәр була, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава 16-22 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе, 28 сентябрьдә, төнлә һава +3тән +8 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә +17дән +22 градуска кадәр җылына.

Метеорологлар сишәмбе һәм чәршәмбе, 29 һәм 30 сентябрь көннәрендә, һава торышының элеккечә коры һәм җылы булуын көтә. «<…> тәүлеклек һава температурасы күпьеллык нормалардан 2-3 градуска югарырак булыр дип фаразлана», — дип искәртә белгечләр.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7022 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.