RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 18:33
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Ноябрь » 12 » Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ун кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше), 50-60 (14 кеше) һәм 60-70 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган балалар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казан шәһәрендә (40 очрак) ачыкланган. Башка муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Яшел Үзән районы (3 очрак) әйдәп бара. Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 мең 44 очрагы теркәлгән, 7 мең 979 кеше (шуларның 46сы – узган тәүлектә) терелгән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6626 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.