RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 12:26
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Апрель » 28 » Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән, шуларның күбесе — Казанда. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Алты кеше хастаханәгә озатылган, илле тугызы өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза», — диде Галимова. Аның сүзләренчә, 7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 58 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (18 кеше) — 30-50 яшьтә. Казанда — 21, Чаллы шәһәре һәм Әтнә районында — 6шар, Алабуга районында 5 очрак ачыкланган. Әлеге исемлектә шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Тукай, Сарман, Балтач, Яшел Үзән, Чүпрәле, Нурлат, Чистай, Теләче, Арча һәм Питрәч районнары да бар.

Бер тәүлек эчендә — өч пациент, эпидемия башланганнан алып 78 кеше терелгән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8033 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.