RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 21:41
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Ноябрь » 24 » Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да чирне республикада башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ун кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (31 кеше), 50-60 (14 кеше), 60-70 (13 кеше) һәм 20-30 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан (53 очрак) һәм Чаллы шәһәрләре (6 очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 848 очрагы теркәлгән, 8 598 кеше (шуларның 71е – узган тәүлектә) терелгән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7122 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.