RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 07:36
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 16 » Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән.
16.05.2020tatar-inform.ru
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 83 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«34 кеше хастаханәгә озатылган, 50се өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», - диде Лилия Галимова.

Казанда коронавирус инфекциясе йоктыруның – 41, Чаллыда – 17, Яшел Үзән районында – 5, Түбән Кама районында – 4, Апас һәм Лаеш районнарында – өчәр, Минзәлә районында – 2, Азнакай, Әлки, Арча, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Питрәч һәм Спас районнарында берәр очрагы ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2148 очрагы теркәлгән.

1108 кеше (шуларның 102се – узган тәүлектә) терелгән. 
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7736 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.