RSS канал
Четверг, 25.04.2024, 03:39
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 6 » Татарстанда тәүлек эчендә 100дән артык кеше Covid-19 белән зарарланган.
Татарстанда тәүлек эчендә 100дән артык кеше Covid-19 белән зарарланган.
06.05.2020tatar-inform.ru
Татарстанда тәүлек эчендә 100дән артык кеше Covid-19 белән зарарланган.
.Татарстанда тәүлек эчендә 102 яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«10 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 92 кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы, шуңа күрә алар өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Ул ачыклаганча, 101 кеше башка авырулар белән элемтәгә керүдән зарарланган. Чир йоктыручылар арасында 18 яшьтән алып 30 яшькәчә - 40 кеше, шулай ук 30дан 50 яшькә кадәр 23 кеше бар.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган — 75 кеше. Яшел Үзән районында - 6 кеше. Буа, Биектау, Апас, Саба районнарында чир йоктырган өчәр кеше ачыкланган. Арча һәм Лаеш районнарында чир йоктырган икешәр кеше теркәлгән. Кукмара, Нурлат, Югары Ослан, Питрәч районнарында һәм Чаллыда берәр зарарлану очраклары бар.

Диагностика барышында барлыгы Covid-19 авыруы 1310 кешедә расланган, стационарда 395 кеше дәвалана, шуларның дүртесе — ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Бөтен вакыт эчендә 184 пациент савыккан, шул исәптән 20се - узган тәүлектә.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7974 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.