RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 09:09
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июль » 15 » Татарстанда тәүлек эчендә 32 кеше коронавирус йоктырган, шуның кадәр үк терелгән.
Татарстанда тәүлек эчендә 32 кеше коронавирус йоктырган, шуның кадәр үк терелгән.
Татарстанда тәүлек эчендә 32 кеше коронавирус йоктырган, шуның кадәр үк терелгән.
Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагын ачыклады, читтән кертелгән очраклар юк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 24 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган төркемдә — 11 кеше, 50дән 60 яшькә кадәрге төркемдә шулай ук 11 кеше ачыкланды. Торак пунктлар арасында зарарлану саны буенча Казан (анда 20 кеше) һәм Кукмара (анда бишәү) алда бара.

14 июльгә Татарстанда барлыгы коронавирус белән зарарлануның 5093 очрагы теркәлгән, 3948 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32се - узган тәүлектә.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7869 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.