RSS канал
Суббота, 27.04.2024, 01:05
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июнь » 2 » Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 очрагы ачыкланган.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 очрагы ачыкланган.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 очрагы ачыкланган.
Татарстан табиблары тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 53 очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Җиде кеше хастаханәгә урнаштырылды, 46 кеше өйдә дәвалана. Аларда авыруның җиңел яисә симптомсыз формасы», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган категориядә — 25, 50дән 60 яшькә кадәр — сигез һәм 18дән 30 яшькә кадәр — шулай ук сигез кеше.

Авырулар арасында иң күбе Казан кешеләре — 21. Инфекцияле кешеләр саны буенча Чүпрәле районы икенче урында — ун очрак, өченчедә — Чаллы.

Татарстанда коронавирус диагностикасының бөтен чорында 3297 авыру ачыкланган. Аларның күбесе терелде, шул исәптән 124е — узган тәүлек эчендә, дип аңлатты Галимова.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7692 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.