RSS канал
Среда, 24.04.2024, 07:08
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 10 » Татарстанда тагын 35 кеше Covid-19 йоктырган.
Татарстанда тагын 35 кеше Covid-19 йоктырган.
Татарстанда тагын 35 кеше Covid-19 йоктырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясенең яңа 35 очрагы теркәлгән. Аның берсе читтән кертелгән, калганнары — авырулар белән элемтәдә булучылар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 31 көше өйләрендә дәваланачак», — дип сөйләделәр ведомствода.        

Иң күп авыручылар 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (17 кеше) керә. Икенче урында 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр (9 кеше), өченче урында 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәргеләр (3 кеше).

Коронавирус йоктыручыларның иң күбе Казанда теркәлгән — 19 кеше. Икенче урында Буа районы, анда 4 пациентның ковид йоктыруы ачыкланган, ә Арча һәм Нурлат районнарында икешәр очрак теркәлгән.

10 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча республикада коронавирус инфекциясе диагнозы 7515нче тапкыр куелган. 6369 кеше (шуларның җидесе — узган тәүлектә) терелгән.
Категория: Лента новостей | Просмотров: 8136 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.