RSS канал
Среда, 24.04.2024, 08:38
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Ноябрь » 25 » Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга грант биреләчәк.
Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга грант биреләчәк.
Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга грант биреләчәк.
Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга 50 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Ул бу грантның Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелгәнен әйтте. Үз көчен башлангыч сыйныф укытучылары, татар теле укытучылары, татар телендә белем бирүче укытучылар сынап карый ала.

«Алар документларын 1 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш. Уку елы дәвамында эшне алып барып, 1 июльдән 15 июльгә кадәр, без бу проектта җиңеп чыгып грант алган укытучыларның тәҗрибәсен Мәгариф министрлыгы сайтына урнаштырабыз. Төрле методик әсбаплар, ярдәмлекләр нигезендә республика укытучыларына, тәрбиячеләренә асылын җиткерергә тиешбез. Бу бик зур эш. 100 укытучыга 50 шәр мең сум грант биреләчәк», — диде министр.

Министрлыкның Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә грант буенча Министрлар Кабинеты Боерыгы кабул ителгәнен әйтте. «1 декабрьгә документлар кабул итәбез. 1-9 декабрьдә документларны карау, рейтинг төзү, урыннар чыгару булачак. 9 декабрьгә беренче исемлек әзер була. 10-11 декабрьдә бу исемлек белән риза булмаган укытучылар апелляциягә бирә ала, аннары тәгаен исемлек чыга һәм грант бирелә», — диде.

Аның сүзләренчә, грант хисабына укытучы татар телендә белем бирүне үстерү буенча проект эшләргә тиеш булачак. Мәсәлән, укытучы физика, тарих, химия, җәмгыять белеме фәннәрен укыта икән, edu.tatar, Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында, укытучының шәхси челтәрендә бу дәрес буенча татар телендә презентацияләр, видеоязмалар, ниндидер эшләнмәләр булырга мөмкин.

«Үзе генә түгел, район һәм республика укытучыларына үзләренең хезмәтләрендә кулланырлык итеп проектлар ясалырга тиеш», — диде Лилия Әхмәтҗанова. 1-15 июльдә бу проектларны Мәгариф министрлыгына тапшыралар. Проектлар Мәгариф министрлыгы, edu.tatar сайтында урнаштырыла», — диде Мәгариф идарәсе башлыгы.

Ул грантка дәгъва иткән укытучыларга фәннәрне татарча укыту күләменә, бәйгеләрдә катнашу дәрәҗәсенә, укучыларының олиимпиадаларда урыннар алуына карап, баллар куелачагын әйтте.

«Укытучының эш нәтиҗәлелеге, чынлап та татар телендә белем һәм тәрбия бирүе карала, икенче компонент — шушы проект. Ике өлеш бергә кушыла. Вакыт кысан, шуңа күрә финанс елы тәмамланып килгәч, читтән торып бәяләү булачак. Боерык та бер генә елга кабул ителде. Киләсе елга үткәргәндә, урыннарга дәресләрне барап карауны да кертәчәкбез», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов: «Грант дәвамлы булса, быелгы җиңүчеләр киләсе елда да катнаша аламы, шуны уйларга кирәк», — дип кызыксынды. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, җиңгән кешеләргә катнашу буенча өч еллык чикләү булачак. Марат Әхмәтов журналистларга үз фикере белән уртаклашты. «Бәлки, 100 укытучыны гына билгеләү аздыр, күбрәк кирәктер», — диде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7904 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.