RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 18:56
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Ноябрь » 13 » Татарстанда уку елы башыннан 74 педагог һәм 35 мәктәп укучысы коронавирус йоктырган.
Татарстанда уку елы башыннан 74 педагог һәм 35 мәктәп укучысы коронавирус йоктырган.
Татарстанда уку елы башыннан 74 педагог һәм 35 мәктәп укучысы коронавирус йоктырган.
Уку елы башыннан Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен 32 студентта, 35 укучыда һәм 74 педагогта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Уку елы башыннан бирле бездә барлыгы 35 мәктәп укучысы, 32 студент һәм 74 педагог авырды. Белем бирү оешмаларында 141 очрак ачыкланган. Бүгенге көндә күзәтүдән аларның 128е алынган. Әлегә 13 чыганак күзәтүдә кала, күзәтүнең соңгы вакыты 22 ноябрьдә төгәлләнә», — диде спикер.

ОРВИ һәм температура симптомнары аркасында узган тәүлек эчендә 103 баланы укырга җибәрмәгәннәр, 1 сентябрьдән барлыгы 7 179 баланы өйләренә яки поликлиникага озатканнар.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6860 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.