RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 00:44
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Апрель » 24 » Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән.
24.04.2020tatar-inform.ru
Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 14 яңа очрагы расланган, аларның күбесе Казанда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ун кеше хастаханәгә салынган, 4 кеше өйдә дәвалана. Өйдә дәваланучыларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, ачыкланган очракларның берсе генә читтән кертелгән, калган татарстанлылар авыру кешеләр белән элемтәдән инфекция йоктырган. Авыручылардан күпчелеге - алтысы 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 50дән 60 яшькә кадәргеләр 3 кеше.

Covid-19 ачыкланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан алда бара – анда алты кеше, икенче урында Чүпрәле районы — биредә өч кеше. Моннан тыш, Буа һәм Лаеш районнарында берәр авыру ачыкланган. Тагын бер кеше Екатеринбург шәһәреннән авыру йоктырып кайткан.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7870 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.