RSS канал
Суббота, 27.04.2024, 04:33
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Апрель » 18 » Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының уналты яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының уналты яңа очрагы теркәлгән.
18.04.2020tatar-inform.ru
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының уналты яңа очрагы теркәлгән.
Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус авыруының уналты яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Биш кешене хастаханәгә салдылар, унбер кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

Авыручыларның өчесе 18 яшькә кадәрге, берсе 18-30 яшьтә, алтысы 30-50 яшьтә. Тагын дүрт кеше 50-60 яшьтә, калганнары алтмыш яшьтән өлкәнрәк.

«Узган тәүлектә ачыкланган яңа очракларның дүртесе читтән алып кайтылган, уникесе авыручылар белән якыннан аралашкан. Авыручыларның тугызы Казанда, дүртесе Яр Чаллыда, Азнакай, Әгерҗе, Тукай районнарында берәр кеше авыру йоктырган», — дип аңлатты Галимова.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8180 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.