RSS канал
Вторник, 23.04.2024, 16:58
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 21 » Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән.
21.05.2020tatar-inform.ru
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«70 кеше инфекцияне Татарстан территориясендә эләктергән, берсе генә чит илдә йоктырып кайткан», - дип искәртте спикер.

Аларның 24е хастаханәгә озатылган, калган 47 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (45 кеше) Казанда ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2546 очрагы теркәлгән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7638 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.