RSS канал
Понедельник, 13.07.2020, 18:00
Главная » 2020 » Май » 30 » Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган.
30.05.2020tatar-inform.ru
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган. Бер очракта читтән кайтучы йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашкан. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«14 кеше хастаханәдә, 49 кеше өйләрендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — дип сөйләде Лилия Галимова.

Инфекция йоктыручылардан 23 кеше — 30-50 яшь, 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 42 очрагы Казанда, 8 очрагы Чаллыда, 3 очрагы Түбән Кама районында ачыкланган.

Узган тәүлектә 103 пациент терелгән. Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең барлыгы 3142 очрагы теркәлгән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 126 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.