Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган.
25.08.2020https://tatar-inform.tatar

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Авырган 30 кешенең тугызын хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана. Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр: 18 яшькә кадәр авыручылар юк. 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 12 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 4 кеше; 70-80 яшь — 4 кеше. Казанда Covid-19 диагнозы 21 кешегә куелган. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш районнарында берәр, Югары Ослан һәм Нурлат районнарында икешәр кеше авырган. Шул рәвешле, республикада коронавирус белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. Барлыгы 5164 кеше савыккан, шул исәптән, 36 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.
- О войне, любви и самолетах
- "Папа в паутине, или Слишком женатый таксист-2"
- Нет наркотикам
- В Бугульминском районе убиты две школьницы
- Давайте дружить домами
- Лагеря к приему готовы
- Есть вопросы у избирателей? Здесь ответят на любой...
- Летопись большого села
- Подключилась прокуратура
- Стоявшим насмерть в дни войны