RSS канал
Четверг, 25.04.2024, 10:19
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июль » 30 » Татарстанга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк .
Татарстанга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк .
Татарстанга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк .
Республика 2020 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар тәкъдим итә алсын өчен Татарстанга федераль бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның шул хактагы боерыгы Хөкүмәт сайтында дөнья күргән.

«Татарстан Республикасына – 2 миллиард 390 миллион 687 мең сум», - диелә документта.

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентын түли, квитанциядәге калган сумма исә федераль бюджет хисабына каплана.

Элегрәк Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Россия төбәкләре арасында иң түбәннәрдән берсе булуы ачыкланган иде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6636 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.