RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 00:16
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Апрель » 6 » Теләгән кешеләр коронавируска тест тапшыра алачак.
Теләгән кешеләр коронавируска тест тапшыра алачак.
06.04.2020vatantat.ru
Теләгән кешеләр коронавируска тест тапшыра алачак.
“Роспотребнадзор” Россиядә яшәүчеләргә, үзләренең теләгенә карап, югары дәрәҗәдә “сизгер” тест ярдәмендә коронавирус инфекциясенә тест уздырыла башлау турында хәбәр итә. Әмма тест узу өчен түләргә кирәк.

“6 апрельдән башлап, “Роспотребнадзор”ның Молекуляр диагностика үзәге, үзендә COVID-19 вирусының булу-булмавын тикшертергә теләүчеләрнең һәммәсенә, тест уздыра башлый. Анализ алу өчен белгечләр үтә “сизгер” тест-системадан файдаланачак”, – диелә ведомство хәбәрендә.

“Роспотребнадзор”да билгеләп үтелгәнчә, өйдә тест уздыру асылда контактсыз ысул белән башкарыла. Молекуляр диагностика үзәге белгече, үзендә вирус бармы-юкмы икәнен тикшертергә теләгән кешенең өенә килеп, авыз һәм тамактан ничек итеп биоматериал алырга кирәклеген өйрәтә һәм, бу эш башкарылгач, биоматериалны тикшеренүгә алып китә.

Тест нәтиҗәсе бер-ике көннән соң заказчының электрон почтасына килә.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7752 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.