RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 03:42
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Январь » 31 » “ТНГ-Групп”та 2019 елгы эшкә йомгак ясалды.
“ТНГ-Групп”та 2019 елгы эшкә йомгак ясалды.
31.01.2020bugulma-tat.ru
“ТНГ-Групп”та 2019 елгы эшкә йомгак ясалды.
Геофизикларга горурланырлык нәрсә бар: барлык төп күрсәткечләр дә үтәлгән, гади һәм эксклюзив проектлар да, шул исәптән федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге проектлар да уңышлы тормышка ашырыла. Хисап доклады белән компаниянең генераль директоры Ян Шәрипов чыгыш ясады. Үз коллективларының эше турында үзәк идарә башлыгы Игорь Устимов, “ТНГ-Геосейс” директоры Илфат Мостафин һәм “ТНГ-Ижгеофизсервис” директоры Дмитрий Лагузин сөйләделәр. Районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен Бөгелмә мэры Линар Закиров тәкъдим итте. Коллектив алдына яңа бурычлар куйды “ТаграС” холдингы җитәкчесе Ленар Нәҗипов. Конференцияне намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен бүләкләү тантанасы тәмамлады. Шулай ук “Мобиль репортер” конкурсында җиңүчеләр дә генераль директор кулыннан дипломнар алды.
 
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 1249 | Добавил: news | Рейтинг: 5.0/1
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.