RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 16:38
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Март » 18 » Туры юлга маяк ул
Туры юлга маяк ул
18.03.2020bugulma-tat.ru
Туры юлга маяк ул
Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов 3нче тикшерү изоляторына барып, анда вакытлыча яшәүче кешеләр: ялгыш һәм кыңгыр гамәлләре өчен җәза срогы узучы үсмерләр, яшьләр һәм олы яшьтәгеләр белән дә очрашулар оештырып тора. Төрле яшьтәге тоткыннар белән сөйләшә, әңгәмәләр кора, теләгәннәргә намаз уку тәртипләрен өйрәтә, вәгазьләр сөйли, кирәкле дини әдәбият белән дә таныштырып, ярдәм итеп тора. Күптән түгел әлеге тикшерү изоляторына баруында имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Татарстан Диния Нәзарәте исеменнән эчке эшләр майоры Рөстәм Әхмәтҗанов аркылы учреждениегә изге Коръән китабында бәян ителгәннәрнең тирән мәгънәләре һәркем аңлый алырлык итеп тәфсирләнгән һәм тәрҗемә ителгән “Кәлам Шәриф”нең русча һәм татарча басмаларын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, Коръән китабының мондый саллы мәгънәви тәрҗемә-аңлатмасы узган ел ТР Диния нәзарәте тарафыннан “Коръән елы” кысаларында дин галимнәре тарафыннан эшләнгән иде.

Бөгелмә мөхтәсибәте матбугат хезмәте Нурислам КУЧКАРОВ фотолары
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7753 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.