RSS канал
Вторник, 19.03.2024, 14:52
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июль » 9 » Уку елын онлайн тәмамлау сәбәпле, 1 сентябрьдә укучыларның белемен тикшерәчәкләр.
Уку елын онлайн тәмамлау сәбәпле, 1 сентябрьдә укучыларның белемен тикшерәчәкләр.
Уку елын онлайн тәмамлау сәбәпле, 1 сентябрьдә укучыларның белемен тикшерәчәкләр.
Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдә укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр. Бу дистанцион уку аркасында килеп чыккан проблемаларны ачыклау өчен эшләнә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә режимында узган «Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөньякүләм мәгариф системасына таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр» халыкара конференциясендә әйтте.

«Без билгеләр куймаячакбыз, бары тик белем дәрәҗәсен генә караячакбыз. Әгәр дистанцион уку аркасында белемдә нинди дә булса „бушлыклар“ барлыкка килгән икән, безнең укучыларга һәм кирәк булганда укытучыларга да ярдәм итү өчен махсус программа әзерләнгән», — диде министр.

Мәгариф министры әйтүенчә, өйдә уку аркасында барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерергә, «белем нәтиҗәләрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә» ярдәм итәчәк.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7780 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.