RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 00:55
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 4 » Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән.
04.05.2020tatar-inform.ru
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«21 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше өйләрендә дәвалана», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, читтән кайткан ике кеше авырган, калганнары — авыру белән элемтәдә булучылар. Иң күп авыручылар 30-50 яшь һәм 50-60 яшь категориясенә керә.

Казанда - 42 очрак, Чаллыда - 11, Түбән Кама районында - 7, Сабада - 6, Питрәч, Яшел Үзән, Буа, Сарман, Әгерҗе, Биектау районарында икешәр очрак, Чистай, Чирмешән, Алабуга, Әгерҗе, Лениногорск, Әтнә, Апас, Балтач районнарында берәр очрак ачыкланган.

Коронавирус авыруы ачыкланганнан алып, барлыгы 145 кеше дәваланып терелгән, соңгы тәүлектә 15 кеше хастаханәдән чыккан
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8037 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.