RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 13:18
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 1 » «ВКонтакте» татар телендәге проектларга ярты миллион сумлык грантлар бирәчәк.
«ВКонтакте» татар телендәге проектларга ярты миллион сумлык грантлар бирәчәк.
«ВКонтакте» татар телендәге проектларга ярты миллион сумлык грантлар бирәчәк.
«ВКонтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка 500 мең сумлык грантлар бирәчәк. Бу хакта социаль челтәр матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без туган телләрдәге проектларга рус телле эре проектлар фонында аерылырга, үз аудиториябезне киңәйтергә һәм тагын да сыйфатлырак контент булдырырга ярдәм итәргә телибез. Шуңа күрә без белем бирү һәм грант өлешен берләштерә торган ярдәм программасын башлап җибәрдек. Татар теленнән башладык, әмма алга таба программаны тагын да киңәйтергә җыенабыз», — диде «ВКонтакте»ның Татарстандагы төбәк вәкиле Диләрә Махиянова.

Белем бирү өлеше 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак. Видеолекцияләрдә социаль челтәр хезмәткәрләре платформа алгоритмнары белән ничек дуслашырга һәм алга таба мавыктыру өчен инструментларны ничек нәтиҗәле кулланырга кирәклеге турында сөйләячәк. Катнашучылар абунәчеләрнең активлыгын арттырырга һәм өй эшләрен үтәп, яңа аудиторияне җәлеп итәргә өйрәнәчәк.

Өч проект җиңүче булачак, алар 250, 150 һәм 100 мең сумлык промокупоннар рәвешендә грантлар алачак. Аларны социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында булсынмы, үз проектларын үстерүгә, мәдәни һәм белем бирү чараларына, коммерцияле булмаган берләшмәләргә яки мөстәкыйль авторларның эшләренә тотарга мөмкин.

Катнашу өчен 13 октябрьгә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга кирәк.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8139 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.