RSS канал
Четверг, 25.04.2024, 13:19
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 9 » Владимир Путин Россия халкын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.
Владимир Путин Россия халкын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.
09.05.2020tatar-inform.ru
Владимир Путин Россия халкын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.
Россия Президенты Владимир Путин Александров бакчасындагы Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды һәм ил халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңү көне Россия халкы өчен иң мөһим һәм кадерле бәйрәм булып санала, диде Президент үзенең котлавында. Бу көннең рухи һәм әхлакый кыйммәте алыштыргысыз, ә аңа карата мөнәсәбәт — изге булып кала. Владимир Путин сүзләренчә, бүген россиялеләр сугышта катнашучылар язмышының бөеклеген аеруча нык сизә, инде безнең арада булмаганнарны искә ала, аларның фотографияләрен карый һәм калган ветераннарга озын гомер тели.

«Аларның (сугышта катнашучылар — Т-и искәрмәсе) Ватан өчен эшләгән эшен берничек тә үлчәп, берни белән дә түләп бетереп булмый. Алар Ватанны, киләчәк буыннарның гомерен саклап калды, Европаны азат итте, тынычлыкны яклады, шәһәр-авылларны торгызды, гаять зур казанышларга иреште», — диде Президент. Аның фикеренчә, аларның батырлыгы, бердәмлеге, намусы һәм корыч кебек рухи көче каршында вакыт көчсез.

Җиңү көнен күрә алмыйча һәлак булганнарны искә алып, «Сугыштан кайтмый калганнарның якты хәтере алдында, уллар, кызлар, әти-әниләр, бабайлар, ирләр, хатыннар, абый-апалар, полкташлар, дус-туганнар хәтере алдында баш иябез», — диде Путин.

Бер минут тынлыктан соң, Россия Президенты: «Без һичшиксез, гадәттәгечә зур һәм тантаналы итеп юбилей датасын уздырачакбыз, газаплар кичереп Җиңүгә ирешкәннәр алдында бурычыбыз ничек куша, шулай намуслы итеп эшләячәкбез», диде. Шул ук вакытта ул, һичшиксез, Кызыл мәйданда парад һәм «Үлемсез полк» маршы узачак, дип өстәде.

«Безнең ветераннар үлемгә каршы — яшәү өчен көрәште. Без һәрвакыт аларның бердәмлегенә һәм ныклыгына тигезләшергә омтылачакбыз. Безне уртак хәтер һәм уртак өметләр, уртак омтылышлар, хәзерге һәм киләчәк тормышыбыз өчен җаваплылык берләштерә. Бергә булганда җиңелмәс булуыбызны беләбез һәм моңа нык ышанабыз. Бәйрәм белән сезне! Җиңү Көне Белән! Ура!» – дип тәмамлады сүзен дәүләт башлыгы.

Шулай ук Владимир Путин герой-шәһәрләр обелискларына һәм «Хәрби дан шәһәре» мактаулы исеменә лаек булган шәһәрләр хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салды. Тантана ахырында мемориал алдыннан тантаналы марш белән мактаулы каравыл ротасы һәм оркестр узды.
Категория: Лента новостей | Просмотров: 9164 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.