RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 04:39
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 14 » Владимир Путин Татарстанга теләктәш
Владимир Путин Татарстанга теләктәш
14.12.2019bugulma-tat.ru
Владимир Путин Татарстанга теләктәш
- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга зур теләктәшлек күрсәтә, быел гына да республикабызга дүрт мәртәбә килде инде. Владимир Путин җомга янә кыска вакытлы визит белән Чаллы шәһәренә килә. Ул анда “КамАЗ” заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашачак. Президент Владимир Путин, гомумән, “КАМАЗ” җәмгыятенең эшчәнлеге белән даими кызыксынып һәм ярдәм итеп тора, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова кичә Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә.
Ел башында Владимир Путин С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Анда ул 10 берәмлек очкыч төзүгә дәүләт заказын хуплады. Бу – авиация заводы коллективының сакланышы, тотрыклы хезмәт хакы дигән сүз.
Казанда эшче һөнәрләр буенча “Ворлдскиллс” дөнья чемпионатын ябу тантанасында да Владимир Путин үзе катнашты, “Ворлдскиллс” чемпионатының югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын әйтте. Чемпионатның Россиядә уздырылуы да, Илбашының үзе килеп, ватандашларыбыз белән очрашуы да Россиядә бу юнәлештә, ягъни эшче һөнәрләрен үстерүгә зур игътибар бирелүе турында сөйли.
Татарстан башкаласында Россия Президенты катнашында “Торак һәм шәһәр мохите” темасына киңәшмә дә үткәрелде. Киңәшмә вакытында ул республикадагы төзелеш, алданган өлешчеләр, җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү, көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю мәсьәләләре белән кызыксынды. Төзекләндерелгән Урицкий исемендәге паркны һәм “Московский” мәдәният һәм спорт үзәген карарга да өлгерде.
- Россия төбәкләренә җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерүдә Казан тәҗрибәсенә таянырга кирәк, - дигән иде Владимир Путин, Татарстанны бөтен илгә үрнәк һәм мисал итеп күрсәтеп.
Утырышта “Торак һәм шәһәр мохите” һәм башка илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуы сәяси-икътисади әһәмияткә ия булганлыгы искәртелде. Россия Президенты күрсәтмәсен үтәү максатында, Татарстанда һәм Казанда өлешле торак төзелешендә катнашып, кыен хәлдә калган кешеләр мәсьәләсе игътибар үзәгендә тотыла.
- Казанда 2015 елда төзелешләре туктап калган 30 йорт иде, хәзер - 14. Аларда да төзелеш үткәрелә, четереклегә әверелгән күп фатирлы йортларны төзеп бетерү буенча һәркайсына карата план-механизм бар. Мәсьәләне чишүдәге ярдәме өчен федераль үзәккә, Татарстан Президентына һәм республика Хөкүмәтенә рәхмәт! - диде башкала мэры Илсур Метшин да “Молодежный” торак комплексында кайчандыр төзелеше туктап калган 108 фатирлы йортны тапшыру чарасында.
Россия Президенты Владимир Путин Казандагы киңәшмәдә көнкүреш калдыкларына һәм чүпләргә күп еллар игътибар бирелмәгәнлеген әйткән иде. Мәсьәләне чишүдә дәүләтнең һәм гражданнарның уртак тырышлыгы зарурлыгын искәртте. “Иң мөһиме – шәһәр мохитен формалаштыруда гражданнарның катнашуы. Шәһәрләрнең һәм авылларның нинди булуын хәл итүдә кешеләргә таянырга кирәк”, - диде ил Президенты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында киләсе елда республикада “Безнең ишегалды” программасы колачлы рәвештә гамәлгә ашырыла башлавы да очраклы түгел. Кешеләр үзләренең ишегалларын нинди итеп күрергә теләүләрен республиканың Төзелеш министрлыгына яки хакимият органнарына җиткерә ала. Дәүләт Советына сайлаулар кампаниясендә кешеләр ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы анкеталарны җаваплылык хисендә тутырды.
Казан мэры Илсур Метшин журналистлар белән бер әңгәмәсендә: “Президент Владимир Путин илебезнең киләсе көненә ышаныч һәм дәрт белән сугара”, - дигән иде. Россиянең ышанычлы киләчәге – ул балаларыбызның матур тормышы дигән сүз.
 
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 973 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.