RSS канал
Среда, 24.04.2024, 07:55
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Апрель » 5 » Үзәк банк заемщикларга кредитлар буенча түләүләрне күчерергә рөхсәт итмәде
Үзәк банк заемщикларга кредитлар буенча түләүләрне күчерергә рөхсәт итмәде
05.04.2020vatantat.ru
Үзәк банк заемщикларга кредитлар буенча түләүләрне күчерергә рөхсәт итмәде
Россия банкы заемщикларга, әлеге беренче эшсез атна тәмамлангач (ул 5 апрель көнне тәмамлана), киләсе айга кредитлар буенча түләүләрне күчерергә рөхсәт итмәде. Заемнар буенча түләүләр шартнамәдә каралган вакытта башкарылырга тиеш. Бу хакта РФ Үзәк банкы сайтында әйтелә.

«Финанс килешүләре буенча йөкләмәләр бурычлылар тарафыннан килешү белән каралган срокта үтәлергә тиеш», — диелгән хәбәрдә.

Элегрәк Россия Банкы ипотека ярдәме чаралары кысаларында 2020 елның 1 апреленә кадәр бирелгән ипотека кредитлары буенча куркыныч коэффициентларына өстәмәләрне гамәлдән чыгару турында карар кабул иткән иде.

«Банклар ипотека каникулларын тәкъдим итеп, бик зур югалтулар кичерә», — диде РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7842 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.