RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 13:47
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 29 » Бөгелмәдә биш катлы йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән, өчесе зыян күргән.
Бөгелмәдә биш катлы йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән, өчесе зыян күргән.
29.05.2020tatar-inform.ru
Бөгелмәдә биш катлы йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән, өчесе зыян күргән.
Бөгелмәдә биш катлы йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән, өчесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 10.00 сәгатьтә 112 бердәм номерына Бөгелмә шәһәренең Совет урамында урнашкан биш катлы йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Телефоннан шалтыраткан кеше өченче каттагы бер фатирның януы хакында хәбәр иткән.

Урынга 64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан.

Ялкын телләре ялмап алган фатирдан дүрт кешене коткарганнар. Зыян күргән өч кешене Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Бер кеше һәлак булган.

Янгынны иртәнге унберенче яртыда тулысынча сүндергәннәр. Аның мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән.

Хәзер Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре алдында янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау бурычы тора.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7635 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.