RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 06:04
Телеграм Бугульма
Главная » 2012 » Январь » 11 » Җитди сүз, тәвәккәл адым белән
Җитди сүз, тәвәккәл адым белән
11.01.2012
прокурор

Европа үсеш юлы үрнәгендә дәүләттә җитди үзгәрешләр башлап җибәрүнең беренче көннәреннән үк Россиядә дә прокуратура хезмәтенә ихтыяҗ туа. 1722 елның 12 гыйнварында Петр Iнең прокуратура органнарын оештыру турында махсус Указы чыга. Шулай итеп, быел прокуратура оешуга 290 ел тула.

Башка кайбер дәүләтләрнекеннән аермалы буларак, Россия прокуратурасы дәүләт, патша һәм чиркәүнең генә түгел, ә үз-үзен тиешенчә яклый алмаган аерым гражданнарның да мәнфәгатьләрен яклауга алынырга тиеш була.

Вакыт уза, дәверләр алышына, ә прокуратура дәүләт мәнфәгатьләре, закон һәм хокук тәртибе сагында торуын, җәмгыятьне борчый торган социаль һәм хокукый проблемаларның үзәгендә булуын дәвам итә. Хәзер, илдә хокукый дәүләт нигезләре ныгый барганда, прокуратура органнарының әһәмияте тагын да арта. Гражданнар хокукы бозылган, законнан һәм гаделлектән тайпылышлар булган җирдә прокурорның җитди сүзе, аның тәвәккәл чаралар күрүе  кирәк.

Бөгелмә шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре әлеге югары таләпләргә җавап бирергә омтылып эшли. 2011 елдагы эш күрсәткечләребез моңа дәлил булып тора.

Узган елда прокуратурага җирле үзидарә органнары хокукый-норматив актларының 120 проекты кергән, алар барысы да тикшерү узган. Шуларның 3е, коррупция факторы күрсәтелеп, кире кагылган; 23е федераль законнар белән туры китереп, төзәтелергә тиеш дип табылган һәм бу хакта, тәкъдимнәр күрсәтелеп, язма хәбәр җиткерелгән.

Хокук саклау эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында алып барылган күзәтчелек нәтиҗәсендә, закон бозуларның 2108 очрагы ачыкланган. Шул исәптә: икътисад өлкәсендә – 445, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалануда – 94, кеше һәм гражданин иреген, хокукларын сак-лауда – 1540, хезмәт хокуклары буенча – 951, хезмәткә түләүдә – 848, эштә саклану һәм имгәнүләргә бәйле – 39, торак хокукларына кагылганы – 25, кулланучылар хокукларына караганы – 124, пенсия законнары, инвалидлар һәм картлар мәнфәгатьләрендәгесе – 18, мәшгульлек һәм сәламәтлек саклауга бәйлеләре 14әр очрак. Дәүләт влас-те һәм идарә өлкәсендә дә тайпылышлар бар: федераль органнарның территориаль бүлекчәләрендә – 155, җирле үзидарә вәкаләтле органнарында – 80, җирле үзидарә башкарма органнарында – 167, эчке эшләр органнарында – 104, дәүләт һәм муниципаль контроль органнарында – 51, коммерция оешмаларында – 657, балигъ булмаганнар хокукларын саклауга кагылышлы – 152, административ хокук бозулар турындагы законнарга бәйле – 578, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә мөнәсәбәттә – 75, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә – 49, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 69 очрак.

Закон тәртипләреннән тайпылуның ачыкланган барлык очракларында да прокуратура органнары тарафыннан тиешле чаралар күрелгән: 423 тәкъдим кертелгән, 502 кеше дисциплинар җавапка тартылган, 353 протест белдерелгән һәм алар барысы да канәгатьләндерелгән, 73 кешегә закон бозуы турында кисәтү ясалган, 24 җинаять эше кузгатылган. Халык мәнфәгатьләрендә судка 932 дәгъва язып тапшырылган.

Ел дәвамында гражданнардан 1017 мөрәҗәгать кергән, аларның 156сы канәгатьләндерелгән.

Коррупция, экстремизм һәм террорчылыкка каршы; юридик затларны һәм хосусый эшмәкәрләрне яклау җәһәтеннән; җинаять эшләрен судка кадәр башкару һәм суд стадияләрендә, җәзаларның үтәлеше барышында законнарның тиешенчә үтәлешенә күзәтчелек итү өстендә актив эш алып барылды.

Шулай ук күмәк мәгълүмат чаралары белән дә тыгыз элемтәдә торып эшлибез (402 тапкыр чыгыш ясалды, язмалар басылды), законнарны һәм хокукларны аңлату эшләре алып барабыз (65).

Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан прокурор эшчәнлегенең барлык звеноларында да кадрлар белән эшләүгә, аларда профессиональлекне үстерүгә, тапшырылган эш өчен җаваплылыкны арттыруга аерым игътибар бирелә. Прокуратура органнарының абруен үстерү, законлылыкны ныгыту эшчәнлегенең нәтиҗәсен яхшырту өчен кирәк бу. Безнең хез-мәткәрләр әнә шул таләпләргә җавап бирәләр.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасында барлыгы 18 кеше эшли, шуларның 14е – оператив хезмәткәр. Намуслы тырыш хезмәтләре өчен югары органнар тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнгән Р.Г.Хәмидуллин, Р.Ф.Галимов, Л.Р.Суббо-тина, Л.Р.Фәсхетдинова, Р.Р.Таҗиев, Р.Р.Фәйрушин, Г.К.Якупова, О.В.Сергеева кебек тәҗрибәле хезмәткәрләр белән бер сафта Т.М.Нуриев, Л.М.Шиһапова, А.И.Суглов, З.Г.Әхәтова, И.С.Бабичев кебек яшь кадрлар да яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Әле күптән түгел генә университет аудиториясеннән килгән Р.К.Кәримов белән А.А.Потапов та тырышлыкларын кызганмыйлар, прокуратура хезмәткәре һөнәренең серләрен үзләштерәләр.

Күптән түгел лаеклы ялга киткән ветераннарыбыз З.Җ.Хәлилова белән А.В.Беззубовны аеруча җылы хисләр белән сагынып искә алабыз. Алар үз урыннарында намус белән хезмәт иттеләр, яшьләргә үрнәк булдылар, абруй һәм хөрмәткә лаек затлар.

Ветераннарыбызны, хезмәттәшлә-ремне олы бәйрәм белән ихлас тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим.

Мөмкинлектән файдаланып, шулай ук барлык бөгелмәләрне Яңа ел белән тәбриклим. Барыгызга да иминлек, уңышлар, җиңүләр телим.

Рәфис ӘМИНОВ,
Бөгелмә шәһәре прокуроры, өлкән юстиция советнигы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Бөгелмә авазы
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 2469 | Добавил: RDJ | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.