RSS канал
Среда, 24.04.2024, 01:04
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Август » 14 » Казаннан халыкара авиаэлемтәне 1 сентябрьдә яңадан башларга ниятлиләр.
Казаннан халыкара авиаэлемтәне 1 сентябрьдә яңадан башларга ниятлиләр.
Казаннан халыкара авиаэлемтәне 1 сентябрьдә яңадан башларга ниятлиләр.
Казан аэропорты 1 сентябрьдән халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау өчен рөхсәт алырга мөмкин. Бу хакта TourDom.ru порталы авиация даирәләренә якын торган чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, рейсларга карата кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дондагы һава аланнарында пассажирларны кабул итү һәм озатуның сыйфатын бәяләргә тиеш. Ведомстволар аэропортларның эшен 1 августтан ук күзәтә башлады», — дип ачыклык кертте басманың әңгәмәдәше.

Икенче чыганак билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, Екатеринбургтан чит илгә авиаочышларны яңадан башлау күздә тотыла. Казанга килгәндә, әлегә мондый ышаныч юк.

Хәер, һава аланнары халыкара авиаочышларны санитар-эпидемиологик вазгыять уңай булган очракта гына яңадан башлый ала.

«Татар-информ» агентлыгы Казахстанның 17 августтан Россиягә авиаочышларны яңадан башлаячагы хакында хәбәр иткән иде инде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7894 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.