RSS канал
Четверг, 25.04.2024, 01:03
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Ноябрь » 5 » “Сәлам” кышны көтә
“Сәлам” кышны көтә
05.11.2019bugulma-tat.ru
“Сәлам” кышны көтә
“Сәлам” Шәһәребезнең үзәк мәчетендә мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган “Сәлам” лагере кышкы каникулга кадәр үз эшен төгәлләде.

Рухи-сәламәтләндерү курсларының бу өлеше рәбигыль-әүвәл, ягъни пәйгамбәребез туган айга туры килде. Дүрт дистәгә якын малай һәм кызлар бер атна дәвамында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш үрнәкләре белән танышты, Коръән сүрәләре ятлады, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар.
 Балалар белән Бөгелмә шәһәре мәчетләрендә эшләүче хәзрәтләр, мөгаллим-мөгаллимәләр  шөгыльләнде.
 “Сәлам” үзәге көзге сменаны төгәлләгәндә, анда йөргән барлык балаларга мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте матбугат үзәге.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 973 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.