RSS канал
Суббота, 28.11.2020, 04:43
Главная » 2020 » Ноябрь » 8 » Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.
Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төбәк территориясендә һава температурасы +2…-3 градус һәм төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр булачак.

Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ» агентлыгы.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 207 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.