RSS канал
Вторник, 23.04.2024, 13:22
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 28 » Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 60 очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистларга брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Татарстанда Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы расланган, барысы да элемтә аша йоктырылган. Аларның 12се хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 48 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Яшь төркемнәре буенча статистика түбәндәгечә: инфекция 18 яшькә кадәр — дүрт, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәрге 17 кешедә ачыкланган. Шулай ук 50дән 60 яшькә — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 һәм 70тән 80 яшькә кадәрге төркемнәрдә сигез инфекция очрагы расланган.

«28 майга (арту буенча) Татарстанда 3026 Covid-19 инфекциясе очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 124 кеше савыккан», - дип аңлатты Лилия Галимова.

Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә, иң күп өлеше (21 очрак) Казанга туры килә, аннары Чаллыга, анда 12 кеше. Шулай ук яңа очраклар Әлки (+3), Арча (+ 1), Әтнә (+4), Биектау (+2), Яшел Үзән (+4), Минзәлә (+1), Түбән Кама (+11) һәм Саба (+1) районнарында ачыкланган.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7646 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.