RSS канал
Четверг, 02.05.2024, 00:17
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Ноябрь » 24 » Татарстаннан югалган 19 яшьлек солдат салкынга өшеп, коткаручылардан ярдәм сораган
Татарстаннан югалган 19 яшьлек солдат салкынга өшеп, коткаручылардан ярдәм сораган
24.11.2019bugulma-tat.ru
Татарстаннан югалган 19 яшьлек солдат салкынга өшеп, коткаручылардан ярдәм сораган
Киров өлкәсеннән 19 яшьлек егет әлегә кадәр табылмаган. Тик Евгений Деминның югалган көнне үк ашыгыч хезмәтләргә шалтыратуы хакында мәгълүмат пәйда булган.
“Миңа салкын, мин үләм” дип, ярдәм сораган ул. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңа ут тергезергә тәкъдим иткәннәр. Ул: “Әйләнә-тирәдә дым, коры әйбер юк”-, дип җавап биргән.
- Ул чакта элемтәдә булыгыз. Хәзер без 333нче уку үзәгенә шалтыратып, беләчәкбез. Нинди дә булса ботаклар җыеп, кечкенә генә учак ясагыз һәм һичьюгы учак янында җылыныгыз!- диелә nn.ru.порталында булган әңгәмәдә.
Шул шылтыратудан соң, егетне таба алмыйлар.
Бер ай армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Евгений Нижгар өлкәсенең Мулино җирлегенә хәрби укуга җибәрелә. Укуын тәмамлап, бер көн үткәч, егет эзсез югала. Хәрби частьтә аны өенә кайтып киткән дип уйлыйлар, тик егетнең әнисе сүзләренә караганда, әлегә кадәр ул күзгә-башка күренмәгән. Тәртип кушканча тирә-юньдәге урманнарны, ташландык йортларны һәм якын тирәдәге авылларны тикшергәннәр, тик егетнең эзләрен дә тапмаганнар.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 976 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.