RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 20:56
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Апрель » 14 » Урман хуҗалыгы министры: Соңгы елларда Татарстан урманнарында янгын чыкканы юк.
Урман хуҗалыгы министры: Соңгы елларда Татарстан урманнарында янгын чыкканы юк.
14.04.2020tatar-inform.ru
Урман хуҗалыгы министры: Соңгы елларда Татарстан урманнарында янгын чыкканы юк.
2011 елдан 2019 елга кадәр Татарстан урманнарында бер янгын да чыкмаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Урманчыларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә, соңгы елларда урманнарда гадәттән тыш хәлләр булганы юк. Ут чыгу очракларының 45 проценты майда шәһәр яны районнарында, кешеләр бакчаларга йөри башлагач була иде. Ел саен язын коры җылы һава урнашуга, 100 урман янгыны очрагының 82се коры чирәм яндыруга туры килә иде», — диде министр.

Ул Россиядә 2020 ел башыннан 1345 урман янгыны теркәлгәнен әйтте. 200 мең гектар мәйданда урманнар янган.

Равил Кузюров урманнарда янгыннар чыкмауны кисәтү максатыннан авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар уздырылганын, янгын сүндерү станцияләре тикшерелгәнен, кирәкле техника, инвентарь алдан хәстәрләп куелганын әйтте.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7746 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.